Авыл халкын дарулар белән тәэмин итү өчен республикада 40 махсус автомобиль сатып алыначак

Бүген сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ТР Министрлар Кабинетында үткән киңәшмәдә авыл җирендә яшәүче халыкны дарулар белән тәэмин итүен камилләштерү мәсьәләсен яктыртты

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Министрлар Кабинетында сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов авыл җирендә яшәүче халыкны дарулар белән тәэмин итүен камилләштерү мәсьәләсен яктыртты. Аны сүзләренә караганда, Россиядә кешеләр даруларны, үсешле илләр белән чагыштырганда, 4 тапкырга кимрәк куллана. “Республика илнең субъектлары арасында даруханәләр саны күп булган төбәкләрнең берсе булып санала. Казанда бер даруханә уртача алганда 2700 кешегә хезмәт күрсәтә. Әмма Татарстанның кайбер районнарында даруханәләр бик аз. Мәсәлән, Яңа Чишмә районында 3 даруханәнең һәрберсе дарулар белән 7700 кешене тәэмин итә. Кайбыч районында 2 даруханәнең һәрберсе - 7600 кешегә һәм Тукай районында 5 даруханәнең һәрберсе 7100 кешегә хезмәт күрсәтә. Без авыл халкын дарулар белән тәэмин итү проблемасын чишү максатыннан фельдшер-акушер пунктлары аша дарулар белән тәэмин итү системасын гамәлгә ашырабыз”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә дарулар белән авыл халкын ФАПларның 75 проценты тәэмин итә.
“Дару препаратлары әйләнеше” турындагы Федераль закон нигезендә Россия субъектларында даруханәләр булмаган торак пунктларында даруларны сатачак медицина учреждениеләрен, ФАПларны лицензияләү таләп ителә. Шуңа күрә муниципаль бермәлекләр хәзер бу эшне башкарып чыгу бурычы тора. Фельдшерларга даруларны алып килү максатыннан 40 махсус автомобиль сатып алыначак. Министр ассызыклаганча, бу проект авыл халкы мәнфәгатьләрен күздә тота.
Премьер-министр Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, сатып алыначак автомобильләр заказларны үз вакытында китерергә мөмкинлек тудырачак. “Һәр кеше даруларга заказ ясарга һәм үз вакытында аларны алырга тиеш. Министрлык сайлаган юл дөрес дип саныйм”, - диде ул. Премьер-министр фикеренчә, муниципаль берәмлекләрнең һәр торак пунктында халык белән тыгыз эшләүне оештырырга кирәк.