Казанда “Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” ачылды

1–3 октябрьдә “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр үзәгендә Татарстан, Россия һәм дөньяның күчемсез милек парадын күрергә мөмкин
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр үзәге территориясендә 5нче махсус “Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” ачылды, ул 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр узачак.
Быел күргәзмәдә Казан, ТР шәһәрләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Болгария, Венгрия, Испания, Кипр һәм Төркиядән 70 тән артык компания катнашты. Күргәзмәдә катнашучылар бөтенесе дә күчемсез милек базары өлкәсендә уңышлы эшләүчеләр.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Андрей Ясько күргәзмәне ачу тантанасында катнашучыларга уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, Татарстанның төзелеш базары Россия Федерациясендә динамик үсеш алучыларның берсе. Республикада ел саен 2 миллион квадрат метрдан артык торак тапшырыла. Статистика мәгълүматлары буенча, республикада төрле әзерлек стадиясендә 4 миллион квадрат метрдан артык торак бар, аларның 2 миллион квадрат метры Казанда. Аларның югары дәрәҗәдәге әзерлектәгеләре ТР буенча 1,3 миллион кв.метр һәм 700 мең кв.метрдан артыгы - Казанда.
Моның белән бергә министр урынбасары хәзерге вакытта дөнья финанс базарындагы кризис процесслары Татарстанның төзелеш базарына һичшиксез йогынты ясый, мөгаен, 2015 елга кадәрге планнарга төзәтмәләр кертеләчәк, дип билгеләп үтте.
“Без торак төзелер һәм аңарга ихтыяҗ булыр дип өметләнәбез. Ә республика халкына торак алуда төрле ипотека кредитлары буенча ярдәм күрсәтеләчәк. Һәм без республикада яңа торак салу эшләре кимемәс, киресенчә, артыр дип ышанабыз”, - дип белдерде Андрей Ясько.
Күргәзмәне ачу тантанасында “Казан башкарма комитетының Муниципаль торак программалары дирекциясе” МУП директоры Альберт Зиннуров Татарстан башкаласының төзелеш базары динамик үсеш алуын билгеләп үтте.
Мәскәү риэлтерлары исеменнән күргәзмәдә «МИЭЛЬ-Недвижимость» ЯАҖнең генераль директоры Андрей Троицкий чыгыш ясады. “Бу күргәзмәгә килгәнче, без Татарстанда төзелеш һәм риэлтерлар хезмәте киңлекләрен күз алдына китермәгән идек. Республика базары Россия Федерациясенең күчемсез милек базарында алдынгы урыннарның берсен били”, - дип белдерде ул.
“Күчемсез милек ярминкәсе” Татарстанда республиканың күчемсез милек хуҗаларының мәнфәгатьләрен берләштерү, бу өлкә базарындагы вәзгыять турында мәгълүмат алмашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру, күчемсез милек базары үсеше спецификасы белән бәйле проблемаларны бергә хәл итү, республика халкында күчемсез милек базарына карата цивилизацияле мөнәсәбәтләр формалаштыру максаты белән эшләүче бердәнбер күргәзмә.
Күргәзмә тематикасы республиканың торак программасы, инвестиция проектларын, күчемсез милекнең барлык төрен тәкъдим итү, клиентларга юридик, финанс, иминият, консалтинг һәм башка хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт.
“Шәхси финанслар” – күргәзмәнең махсус бүлеге. Фонд базарына инвестицияләр, күчемсез милеккә инвестицияләр кебек үк халыкның акчасын саклау һәм арттыруның иң нәтиҗәле ысулы. “Шәхси финанслар” бүлегендә бөтен заманча финанс продуктлар һәм хезмәтләр: кулланучылар һәм ипотека кредиты, пай фондлары, банк кертемнәре, төрле хәвеф-хәтәрдән иминиятләштерү, брокер хезмәте, ышанычлы идарә итү һ.б бар.
Күргәзмәдә Казан халкына заманча финанс базарының югары керемле ресурсларыннан файдаланып, җыелган акчалары белән эш итәргә булышырга теләүче компанияләр катнаша.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында төрле семинар, тәкъдир итү, мастер-класс һәм башка чаралар үткәреләчәк. Риэлтерларның төбәк гильдиясе “Заманча күчемсез милек базары шартларында риэлтер һөнәренең роле” темасына форум үткәрәчәк.