Татарстанда чишмәләрне тәртипкә китерү проекты старт ала

Шәһәр һәм районнарда кизләүләрне чүп-чардан арындырачаклар, басмаларны төзәтәчәкләр, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерәчәкләр.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 2 сентябрьдә Татарстан «Яшел Россия» Бөтенроссия экология өмәсенә кушыла, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының матбугат хезмәте.

Акция республика территориясендә инде бишенче мәртәбә уза һәм ул сентябрь буе дәвам итәчәк. Чарага Казанда «Зәңгәр күлләр» аеруча саклана торган табигать территорияләрендә старт биреләчәк. Чараның максаты – Россия шәһәрләре һәм торак пунктларында экологик хәлне яхшырту, халыкның экологик культурасын күтәрү. Чишмәләрнең әйләнә-тирәсен җыештырудан тыш, оештыручылар төрле бәйгеләрдә катнашырга чакыра.

2 сентябрьдә Татарстанда шулай ук чишмәләрне тәртипкә китерү проекты старт ала – шәһәр һәм районнарда кизләүләрне чүп-чардан арындырачаклар, басмаларны төзәтәчәкләр. Табигатьне саклау чараларында дәүләт структуралары вәкилләре һәм иҗтимагый берләшмә активистлары катнаша.