news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама яшьләре «Нефтехим»да төнге экскурсиядә булды

Компаниянең технологик җайланмаларында 55 меңгә якын махсус яктырткыч кулланыла.

Түбән Кама яшьләре «Нефтехим»да төнге экскурсиядә булды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим»да «Нефтехимда бер төн» дип аталган экскурсия узды. Түбән Кама яшьләренә предприятиенең төнге вакытта эшен күрү өчен, зур мөмкинлек бирелде. Чара компаниянең туган көне алдыннан оештырылды, билгеле булганча, 31 июльдә комбинатта беренче продукция чыгуга 54 ел тула.

Утызга якын кеше предприятиенең технологик колонналарында, сәнәгать һәм административ биналарында урнашкан күпсанлы яктырткыч лампаларының үзенчәлекле матурлыгы белән соклана, тәүлек буе өзлексез эш процессының ничек оештырылуын белә алды. Төнге экскурсиядә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Экскурсантлар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж узды һәм мавыктыргыч сәяхәткә китте. Предприятиедә аларны меңләгән төнге ут каршы алды.

Компаниянең технологик җайланмаларында 55 меңгә якын махсус яктырткыч кулланыла. Барысында да энергияне саклый торган лампалар урнаштырылган.

Экскурсияне оештыручылар маршрутны «Түбән Кама Нефтехим»ның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныша, продукция чыгару процессының өзлексез режимда баруын күзәтә алырлык итеп төзегән.

Экскурсантлар предприятие тарихы башланган производствода — үзәк газ фракцияләүче җайланмада (ЦГФУ № 1) булдылар. 1967 елның 31 июлендә биредә беренче продукция алына. Шулай ук яшьләр ЦГФУның оператор бүлмәсендә дә булды, анда аларга җитештерү процессының ничек алып барылуы турында сөйләделәр.

«Бик кызыклы, гадәти булмаган экскурсия килеп чыкты, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Марина Камелина. — Барыннан да бигрәк, аңлаешлы телдә бөтен куәт һәм катлаулы технологик процесслар турында сөйләүләре ошады. Әлбәттә, кичке Нефтехим таң калдыра, без бик күп утлар күрдек. Шулай ук беренче цехта, истәлекле урында — ЦГФУда, химкомбинат барлыкка килгән урында да булдык».


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100