news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда Җамал хәзрәт Гарифуллин хәрбиләргә рухи-әхлакый кыйммәтләр турында сөйләгән

Көнчыгыш хәрби округы Армия корпусының 35390нчы гаскәри часте хәрбиләре белән «Рухи-әхлакый һәм тарихи ракурста җәмгыятьтә һәм хезмәттә кешенең хокуклары һәм вазифалары» дигән темага әңгәмә оештырганнар.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). 30 июльдә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Җамал хәзрәт Гарифуллин хәрбиләр белән очрашкан.

Ул хокукый сәгать кысаларында Ерак Көнчыгыш мөфтиенең РФ Оборона министрлыгының хәрби частьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Идрис Камаев белән бергә Көнчыгыш хәрби округы Армия корпусының 35390нчы гаскәри часте хәрбиләре белән әңгәмә үткәргән.

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әңгәмә «Рухи-әхлакый һәм тарихи ракурста җәмгыятьтә һәм хезмәттә кешенең хокуклары һәм вазифалары» дигән темага узган. Моннан тыш, хәрбиләргә исерткеч эчемлекләр, наркотиклар һәм тәмәке тартуның зыяны турында да сөйләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100