news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы үзәгендәге балалар шәһәрчеге территориясендә реконструкция үткәрелә

Парк зоналарга бүленәчәк.

(Питрәч, 1 август, «Татар-информ», «Алга», Гөлшат Куделькина). Тиздән биредә амфитеатрлар, балалар спорт мәйданчыгы, өлкәннәр өчен воркаут зонасы барлыкка киләчәк. Яңа балалар шәһәрчеге проекты турында җирле халык белән берничә тапкыр сөйләшенде. Ул аларның тәкъдимнәрен исәпкә алып формалашты, аларны архитекторлар, район җитәкчелеге вәкилләре тыңлады.

Төзүчеләр демонтаж эшләре тәмамланганнан соң реконструкция эшләренә керештеләр. Бүген булачак ял зонасы өчен мәйданчык әзерлиләр.

Парк зоналарга бүленәчәк. Аларның төп өлеше — тамашачылар трибуналары урынында урнашачак сәхнә һәм амфитеатрлар. Алар берничә булачак. Тамашачылар өчен каплаулы зона барлыкка киләчәк. Тагын бер зона — тренажерлы балалар спорт мәйданчыгы. Хәзер шәһәрдә воркаут зонасында өлкәнрәк кешеләр дә спорт белән шөгыльләнә алачак.

Башка мәйданчыклар да барлыкка киләчәк. Паркта фонтан да урын алачак. Аны төзү белән субподрядчы оешма хезмәткәрләре шөгыльләнә. Хәзер алар фонтан касәсе һәм кое-астына вак таш салу белән мәшгуль.

Бу эшләр төгәлләнгәннән соң кече архитектура формалары һәм булачак ял итү урыны корылмалары урнаштырылачак. Эшләрнең беренче этабы быел төгәлләнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100