news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген кичке биштән «ТикТок» «ШАЯН ТВ» фабрикасы эшли башлый

«ШАЯН ТВ» фабрикасы татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү максатын куя.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүген «ШАЯН ТВ» телеканалында «ТикТок» «ШАЯН ТВ» фабрикасы үз эшен башлап җибәрә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачыла.

«ТикТок» «ШАЯН ТВ» фабрикасының төп максаты — татар телен популярлаштыру, татар балаларын берләштерү. «ТикТок» «ШАЯН ТВ» фабрикасын ачып җибәрү белән бергә махсус контент ярдәмендә бөтен дөнья балаларын туган телгә, милли мәдәнияткә тарту мөмкинлеге туачак, ди оештыручылар.

Фабрика 1 август көнне 17. 00 сәгатьтә ТикТок кушымтасында @shayan_house ачыла, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100