Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда физик мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр катнашында балыкчылар бәйрәме булды
Бәйгедә яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, якыннары балык тоту осталыгын чарлады, рәхәтләнеп күңел ачтылар, аралаштылар.
(Азнакай, 1 август, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакайның Сукаеш авылы янындагы күлгә төрле яшьтәге балыкчылар җыелды. Биредә районның физик мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр, яшьләр өчен бик матур бәйге узды. Ул «Без бергә!» шигаре астында үтте.
Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган грант та җиңү яулау менә шундый матур ял чаралары уздыру мөмкинлеге бирә.
Бәйгедә яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре, якыннары балык тоту осталыгын чарлады, рәхәтләнеп күңел ачтылар, аралаштылар.
Учакта балык шулпасы пешеп чыккач, барысы бергә табын артына җыелды.
Үзләренә шундый матур ял оештыручыларга барысы ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз