news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанга килгән туристлар саны узган ел белән чагыштырганда шактый кимегән

Шул ук вакытта, илдә үзизоляция режимы кертелгәч, Татарстанга чит ил туристлары бөтенләй килмәгән.

Быел Татарстанга килгән туристлар саны узган ел белән чагыштырганда шактый кимегән
Солтан Исхаков

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Быелның башыннан Татарстанга килгән туристлар саны узган ел белән чагыштырганда 35 процентка кимегән. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә туристлар агымы узган елгы дәрәҗәнең 30-35 процентын гына тәшкил итә. Шулай да туристлар килә. Әйтик, мин күптән түгел генә Кремльдә булдым, анда төркем белән килүчеләр дә, ялгызы гына килгән туристлар да бар иде», — диде Иванов.

Шул ук вакытта, илдә үзизоляция режимы кертелгәч, Татарстанга чит ил туристлары бөтенләй килмәгән.

«Бүген чикләр ачыла гына башлады, әле чит ил кешеләре юк иде. Инде туристлар бераз күренә, нигездә, алар Россиядә эшләүче кешеләр», — дип искәртте спикер.

5 июньнән, коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын акрынлап гамәлдән чыгаруга бәйле рәвештә, Татарстанда бу өлкәдәге вазгыять җайлана башлады.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында карарга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне — 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100