“Казан” аэропорты Россиянең иң тиз үсеш алучы аэропорты буларак махсус бүләккә ия

31 июльдә Казанда NETWORK маршрутларын үстерү буенча I Евразия форумы кысаларында иң яхшы авиакомпанияләрне бүләкләү тантанасы булды.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). “Казан” аэропорты 1 миллионнан артык пассажирлар агымы белән Россиянең тиз үсеш алучы аэропорты буларак махсус бүләккә ия булды. Бу хакта аэропорт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел “Казан” аэропортының үсеш темпы 37 проценттан арткан. Шулай ук аэропорт маркетингта югары күрсәткечләр өчен Marketing Awards премиясенә ия булган.

“Казан” халыкара аэропорты” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алексей Старостин билгеләп үткәнчә, мондый бүләкләр алу компаниянең хезмәтен тануны һәм эшенә югары бәя бирелүен дәлилли һәм мондый хөрмәт өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

31 июльдә Казанда NETWORK маршрутларын үстерү буенча I Евразия форумы кысаларында иң яхшы авиакомпанияләрне бүләкләү тантанасы булды.