Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Катюшино авылында өмә оештырдылар

Өмә эшләре барган арада, өлкәннәр бер капка төбенә җыела торды, ә эш тәмамлангач, күңел ачу, җыр-биюләр башланды.

(Әлки, 1 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Катюшино авылында өмә оештырып кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Әлеге авылны без инде күптән үзебезгә шефлыкка алдык, шуңа да ел саен чалгыларыбызны, эш коралларыбызны алып, без анда чистарту эшләре башкарырга барабыз», — диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Әхәтовна.

Катюшино — илебезгә Советлар Союзы Герое Гордей Филипповны бүләк иткән авыл. Өмәчеләр клуб, һәйкәл яннарын җыештырды, авыл эчен, аерым йорт тирәләрен үләннән арындырды.

Катюшино авылында күбесенчә олы яшьтәге кешеләр гомер кичерә, шуңа да карамастан, күңелләре белән алар әле һаман да яшь. Өмә эшләре барган арада, өлкәннәр бер капка төбенә җыела торды, ә эш тәмамлангач, күңел ачу, җыр-биюләр башланды.

Авыл халкы мәдәният хезмәткәрләренә кушылып җырлады, такмаклар әйтте, 80 яшьләрен күптән тутырган булуларына карамастан, бер дигән итеп биеп тә күрсәттеләр. Кечкенә генә бәйрәмнән авыл халкы бик канәгать калды. Якын арада өмә эшләрен кечкенә авыллар исемлегендәге Мулланур Вахитов һәм Йолдыз торак пунктларында үткәрергә планлаштырыла.