Бөгелмәдә хәрби комиссариат территориясендә «Хәтер» хәрби дан залы ачылды

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тзекләндерү эшләрен башкару өчен күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен барысына да рәхмәт белдерде.

(Казан, 1 июль, «Татар-инфорим»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм иткән елда Бөгелмәдә хәрби комиссариат территориясендә «Хәтер» хәрби дан залы тантаналы рәвештә ачылды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты. Ул төзекләндерү эшләрен башкару өчен күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен барысына да рәхмәт белдерде.

«Ышанам ки, хәйриячеләрнең һәркайсы төп максатына таянган — Бөек Ватан сугышы узган барлык ветераннарга аз гына булса да хөрмәт күрсәтү», диде ул.