Татарстанда 36 градус эссе булачак

Көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин.
(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булачак. Бу турыда республика синоптиклары хәбәр итә.Киләсе тәүлектә алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җил 17-22 м/с тизлеккә кадәр көчәю ихтималы бар.Төнлә республикада +16..+21 градус булыр дип фаразлана. Синоптиклар көндез температура +31..+36 градуска кадәр җитәргә мөмкин дип хәбәр итә.