Тәтештә аерылышкан парлар саны арткан

Быел 35 пар аерылышкан.
(Тәтеш, 1 июль, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Валентина Павлова). Тәтеш районы ЗАГС бүлегендә никахлашуларга йомгак ясадылар: ел башыннан 28 гаилә корылган, 2016 елның I ярты еллыгында да шулкадәр үк, дип яза җирле басма.Ә менә аерылышулар белән чамадан узып киткәннәр – быел инде 35 пар аерылышкан, үткәненнән ул 3кә күбрәк.