Татарстанда җылы һәм яңгырлы һава торышы саклана

Көндез республика буенча уртача 26 градус булачак

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән төнлә һәм көндез, аеруча көньяк һәм көнчыгыш районнарда, яшен һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал.

Алдагы төндә тем пература 11-16 градуска кадәр төшәчәк, көндез 26 градуска кадәр җылыта.  2 июль төнендә Казанда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә 11-15, көндез 25 градус җылы көтелә.

3 июльгә каршы төндә республика буенча урыны белән бераз яңгырлар явып узарга мөмкин. Һава температурасы 10-15 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.