Россия ЭЭМ ның Казандагы оператив төркемен Александр Горовой җитәкли

Россия Федерациясе эчке эшләр министрының беренче урынбасары 30 июньдә Татарстан башкаласына килде

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Кичә Казанга Россия Федерациясе эчке эшләр министрының беренче урынбасары, полиция генерал-полковнигы Александр Горовой килде. Ул Россия ЭЭМ ның Казандагы оператив төркемен җитәкли, анда федерациянең 78 субъектыннан Россия ЭЭМ ның полиция хезмәткәрләре һәм эчке гаскәрләре хәрбиләре кергән.
Россия ЭЭМ ның Казандагы оператив төркеменең максаты - Уеннар чорында җәмәгатьчелек тәртибен һәм гражданнар иминлеген саклау.
Командировкага килгән хезмәткәрләр Универсиада объектларында хезмәт куя, шулай ук Татарстан полиция хезмәткәрләре белән бергә шәһәр урамнарында кизү торалар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.