Казанда велосипедларны прокатка алу буенча уникаль автоматлаштырылган система ачылды

Казан Россиядә Cyclocity велотерминалларын урнаштыру буенча халыкара модель кулланылган беренче шәһәр

  (Казан, 1 июль, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казанда велосипедларны прокатка алу буенча Veli’K уникаль автоматлаштырылган система рәсми рәвештә ачылды.
Бүген Кремль урамында, КФУ янында автомат велопарковкаларның берсендә велопрокатның яңа челтәре тәкъдим ителде. Veli’K проекты Казан шәһәре хакимияте заказы буенча Russ Outdoor тышкы реклама операторы тарафыннан гамәлгә куелган.
Бүген Казан үзәгендә 100 велосипедлы 7 велопарк бар. Хәзер 16 яшьтән өлкән затларга көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында прокатка велосипед алырга мөмкин.
“Бу үзенчәлекле проект, без беренче этабын бүген ачабыз. Бу велосипедларны прокатка алу өчен 7 станция бар. Якын арада тагын 5 станция ачылачак. Элек бу идеягә шикләнеп карадык, әмма күп илләрнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә проект эшләргә сәләтле”, - дип белдерде журналистларга Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Оскар Прокопьев. Ә Казанда велосипедчылар юллары киләсе елда пәйда булачак.
Russ Outdoor генераль директоры Сергей Дубков хәбәр иткәнчә, велосипедларны прокатка бирү проектын гамәлгә ашыру өчен 3 млн. евро сарыф ителгән. Икенче этап 1 сентябрьдә гамәлгә куелачак, ул вакытта челтәр 260 велосипедка 12 станция булачак. Бу проект 5 елда үзен аклар дип көтелә. Прокатка алу мөмкин булган бер велосипед берничә йөз евро тора, аны сүтү бик катлаулы, чөнки вандалларга каршы махсус система белән җиһазланган.
Veli’K проекты менеджеры Александр Соловьев сөйләвенчә, Казан Россиядә Cyclocity велотерминалларын урнаштыру буенча халыкара модель кулланылган беренче шәһәр. Бүген Cyclocity программасы 67 шәһәрне берләштерә, ә велосипедлар паркы - 47 меңнән артык.
Прокатка велосипед алгач, 2 минутта аның төзек икәнлеген карап өлгерү зарур. Әгәр велосипедны бу вакыт узгач кире кайтарасыз икен, икенчене бары тик 15 минуттан соң гына алырга хокуклы буласыз.
Казанда велопарковкалар апрельдән октябрьгә кадәр эшләр дип планлаштырыла.