Фәрит Мөхәммәтшин: “Без теге яки бу хәлгә нисбәтле законнар эшләүдән планлы эшкә күчә барабыз”

“Йөз депутатның барысы да диярлек үз эшчәнлегенә җаваплы карый", - диде спикер

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентының беренче яртыеллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләренә матбугат очрашуында багышланган спикер Фәрит Мөхәммәтшин: “Йөз депутатның барысы да диярлек үз эшчәнлегенә җаваплы карый. Әлбәттә, тәнкыйтьсез, урыннарда аерым депутатларны активлаштыру өчен алып барылган чараларсыз булмый”, - дип билгеләп үтте. Төрле партия вәкилләренең закон проектларын эшләүдә актив катнашуын, бәхәсләрдә дә генә хаклык тууын, җәмгыятьтә төрле фикерләрнең яшәргә хакы барлыгын белдерде.

Аерым алганда, бу яртыеллыкта ТР Дәүләт Советы 6 утырыш үткәргән, анда 306 мәсьәлә каралган, 49 закон (аның унысы – төп законнар), 370 карар кабул ителгән. ТР Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы сыйфатында РФ Дәүләт Думасына 2 федераль закон проектын керткән. Алар хәзер карау стадиясендә.

Беренче яртыеллыкта фракцияләр актив эшләгән. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, депутатлар фракцияләр эшендә эшләргә өйрәнгән. Аерым алганда, “Бердәм Россия” фракциясе “Татарстан – яңа гасыр” депутатлар төркеме, КПРФ фракциясе бишәр утырыш уздырган. Комититетлар 53 утырыш үткәргән.

“Без теге яки бу хәлгә нисбәтле законнар эшләүдән планлы эшкә күчә барабыз”, - дип белдерде спикер. Ул моннан республиканың 300ләп законы тикшерелеп чыгуын, күп законнарның гамәлдән төшеп калуын һәм алга таба нинди законнар эшләргә кирәклеге аңалашылуын билгеләп үтте. “Бөтен дөньяда шундый практика: законнарның яртысыннан артыгы Хөкүмәттән керә - без дә искәрмә түгел”, - диде ул. Спикер инде берничә мәртәбә закон проектларын икенче укылышта караганда законнарның нигезнамәләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган норматив актларны да әзерләргә тиешлеген билгеләп үткән иде. Бу нормаларның алга таба ТР Дәүләт Советы Регламентында урын алуы көтелә. Аның сүзләренчә, закон кабул ителү һәм аны тормышка ашыру өчен кирәк булган норматив актларның арасы зур булмаска тиеш.

2013 елның беренче яртыеллыгында тарихка кереп калган вакыйгаларның берсе – 21 февральдә узган сессиядә “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” законны тулаем кабул итү. Татарстан Республикасы Гимнының көе дә, сүзләре дә тулаем формашып бетте. “Киләчәккә ышанычны гәүдәләндергән гимн килеп чыкты, сүзләре без теләгәнчә булды”, - диде спикер, Шулай ук “Татар телен Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак куллану турында”, “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” ТР Законының 27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “ТРда инвестицион салым кредиты турында” ТР Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”, “Мәгариф турында” һәм башка законнар кабул ителде.

Депутатлар җәйге каникулларга 22 июльдән китә. Чираттагы сессия сентябрьнең беренче яртысына көтелә. Аңарчы депутатлар Универсиаданы оештыру белән бәйле чараларда катнашачак. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә кертелә торган 13 мәсьәлә инде әзер, аларның саны 3 тапкыр күбрәк булыр дип көтелә.