Азнакайда 6 ай эчендә 116 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Алар исерек килеш машина белән идарә иткән

 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районының ЮХИДИ мәгълүматлары күрсәткәнчә, ел башыннан җирлектә 19 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда 5 кешенең гомере киселгән, 23 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләр гаебе белән 5 авария ясалган, аларда шулай ук кешеләр зыян күргән.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексында алкогольле эчемлек эчкән килеш руль артына утыручыларга, шулай ук полиция хезмәткәренең исереклек дәрәҗәсен билгеләү өчен медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турында законлы таләбе үтәлмәгәндә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү каралган.

Җәмгыяви судьялар тарафыннан ел башыннан каралган юл-транспорт хәрәкәте белән бәйле (автотранспорт белән исерек килеш идарә итү, медицина тикшерүе узудан баш тарту) 153 эшнең 116сы буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.