Азнакай районында 680 кешенең алиментлар буенча бурычы бар

2012-2013 елларда Азнакай шәһәр суды тарафыннан алиментлар юллап алу буенча 242 суд карары чыгарылган

 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 2012-2013 еллар эчендә Азнакай шәһәр суды тарафыннан алиментлар юллап алу буенча 242 суд карары чыгарылган. Бүгенге көндә районда алиментлар түләүдә бурычы булган 680 кеше бар. Алар арасында намуслылары, бер үк вакытта аны түләүдән катгый баш тартучылары да очрый. Соңгы ике елда җәмгыяви судьялар РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1 өлеше нигезендә 49 җинаять эшен карап, балигъ булмаган балаларына матди кайгырту күрмәгән, ягъни алимент түләүдән явызларча качып йөргән затларга карата хөкем карары чыгарган. Аларның кырыгы ир-егетләр булса, калганы – ана исемен йөрткән хатын-кызлар. 45енә төзәтү эшләре билгеләнсә, 2се ирегеннән мәхрүм ителгән һәм тагын 2се иректән шартлы сынау срогы белән мәхрүм ителгән, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.