Казан медицина академиясендә – яңа ректор урынбасары

Хәзер бу вазифаны моңа кадәр академиянең инновацион үсеш Идарәсен җитәкләгән Галина Сабирҗанова башкарачак
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов дәвалау-оештыру эшләре һәм үсеш мәсьәләләре буенча яңа ректор урынбасарын билгеләде. Хәзер бу вазифаны моңа кадәр академиянең инновацион үсеш Идарәсен җитәкләгән Галина Сабирҗанова башкарачак.
Галина Сабирҗанова – республика сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән, мактауга лаек шәхес. Ул Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, ТАССРның Сәламәтлек саклау министрлыгында табиб-инспектор булып эшли башлый. 1999-2009 елларда исә министрлыкның дәвалау һәм профилактика ярдәме Идарәсенең дәвалау бүлеге баш белгече вазифасын башкара. Узган елның апрелендә ул академиянең инновацион үсеш Идарәсе башлыгы итеп куела.
Галина Сабирҗанова – “Сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы”, югары квалификацион категорияле табиб-оештыручы. Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале, РФ Оборона министрлыгының Россия гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләгән, РФ Кораллы көчләргә йөкләнгән бурычларны хәл итүгә керткән өлеше өчен, шулай ук 2008 елда Россия субъектлары арасында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүчегә һәм хәрби хезмәткә чакыруны иң яхшы оештыручыга үткәрелгән конкурста Татарстан Республикасы алган беренче урын өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә.