Дүртенче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы 8 июльдә дәвам итәчәк

Сессиянең көн тәртибенә утызга якын мәсьәлә чыгарыла

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Дүртенче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы агымдагы елның 8 июлендә дәвам итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган Президиум утырышында ТР дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Сессиянең көн тәртибенә утызга якын мәсьәлә чыгарыла. Билгеле булганча, парламентның унберенче утырышы үз эшен 9 июньдә башлаган иде. Ул сессиядән каралмыйча 6 мәсьәлә калды. Көн тәртибенә өстәлә торган мәсьәләләрнең өчесе – ТР Президенты тарафыннан кертелә (алар ТР җәмәгать судьяларын сайлауга, ТР Конституция суды судьяларын сайлауга, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлауга кагылышлы), унбере – ТР закон проектлары, алтысы – федераль законнар проектлары, закон чыгару иницитивалары белән бәйле.

Депутатлар, аерым алганда, беренче укылышта “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында”, “Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Татарстан Республикасында умартачылыкка дәүләт ярдәме күрсәтү һәм дәүләт тарафыннан көйләү турында” закон проектларын караячак.

Агымдагы елның 8 июлендә узачак сессия җәйге каникуллар алдыннан ахыргысы булачак. Көзге сессия сентябрь урталарында булыр дип көтелә.