Парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты сессиягә әзерләнә

Комитет утырышына куелган күпчелек мәсьәләләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан РФ Дәүләт Думасына кертелә торган закон инициативаларына карый

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр - дүртәү.
Иртәгә депутатларга, аерым алганда, “Муниципаль карамактагы милекне чикләү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турында” ТР законы проектын икенче укылышка әзерләргә туры киләчәк. Комитет утырышына куелган күпчелек мәсьәләләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан РФ Дәүләт Думасына кертелә торган закон инициативаларына карый. Алар РФнең “Россия Федерациясендә электр һәм җылылык энергиясенә тарифларны дәүләт көйләве турындагы” һәм “Энергияне саклау турындагы” Законнарына, Россия Федерациясенең торак кодексына һәм Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында гы кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү белән бәйле.
Көн тәртибенә шулай ук РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнарының закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре, федераль законнар проектлары чыгарыла.