Казанның Ленин дамбасында 5 автомобиль бәрелешкән

Казанда биш автомобиль катнашында булган юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанның Ленин дамбасында 5 автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта Казанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Һәлакәт турында хәбәр 15.10 сәгатьтә килә. «Мерседес», «Опель», «Нисан», «Рено» һәм «ВАЗ-2115» автомобильләре үзара бәрелешә. ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәлакәттә кайсы машина йөртүче гаепле булуын ачыкларга туры киләчәк. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Әмма автомобиль йөртүчеләр матди яктан зыян күргән. Һәлакәт урынында “бөке” хасил булган.