Бу айда “Изге Болгар серләре” дигән палаткалы җәйге лагерь ачыла

Аның төп асылы — яшь буынны борынгы үткәнебез, бай мәдәни мирасыбыз белән таныштыру, ана теленә өйрәтү, тарихка якынайту
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 21 июльдә “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла торган “Изге Болгар серләре” (“Тайны древних Болгар”) дип исемләнгән палаткалы лагерь ачыла.
Әйтергә кирәк, “Изге Болгар серләре” лагере Россия төбәкләре һәм БДБ илләреннән килгән, 13 яшьтән алып 16 яшькәчә булган яшүсмерләргә исәпләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яшь буынны борынгы үткәнебез, бай мәдәни мирасыбыз белән таныштыру, ана теленә өйрәтү, шулай ук тарихка якынайту — әлеге лагерь эшчәнлегенең төп нигезе. Тагын шунысы: “Изге Болгар серләре” лагеренда ял итүче балалар Болгар тыюлыгындагы археологик казылмаларда да катнаша ала. Моннан тыш, үсмерләр өчен Сувар, Биләр кебек тарихи шәһәрлекләргә, меңъеллык тарихка ия булган Казанның тарихи урыннарына сәяхәт тә оештырыла. Кызыклы уеннар, бәйгеләр, викториналар һәм концертлар да палаткалы лагерьда ял итүчеләргә ошамый калмас.