^Татарстан чиновникларының саны дүрттән бер өлешкә кими

^Татарстан чиновникларының саны дүрттән бер өлешкә кими

(Казан, 1 июль, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Республиканың министрлык һәм ведомстволарындагы дәүләт хезмәткәрләренең санын 1900 кешегә киметү планлаштырыла. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында үткән интернет-конференциядә ТР икътисад һәм сәнәгать министрының урынбасары Алевтина Кудрявцева хәбәр итте.

Искә төшереп үтәбез, барлык министрлыкларда, алар территориясендәге органнарда һәм алар ведомствосы карамагындагы учреждениеләрдә кадрлар аудиты үткәрелде. Бу структураларның эшчәнлегенә функциональ анализ ясауга башкарма хакимиятнең федераль, республика һәм җирле үзидарә дәрәҗәсендәге органнары арасында вәкаләтләрне чикләүгә ачыклык кертүне таләп итүче федераль закондагы үзгәрешләр сәбәп булды. Аудит нәтиҗәсендә министрлык һәм ведомстволарның оештыру структурасы үзгәртелде һәм дәүләт чиновникларының саны оптимальләштерелде. Моннан тыш, шәһәр һәм районнарда мәдәният, сәламәтлек саклау, финанслар, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары структурасына керүче территориаль органнар кыскартылды. Гомумән алганда, министрлык һәм ведомстволарда 1900 эш урыны кыскартылачак. Шул ук вакытта Социаль яклау һәм Мәдәният министрлыкларында дәүләт хезмәткәрләре саны артачак. Беренче очракта, бу ташламаларны акчага алмаштыру турындагы закон гамәлгә кую нәтиҗәсендә эш күләме арту сәбәпле, икенче очрак - Мәдәният министрлыгының өстәмә функцияләре артуга бәйле, мисал өчен, мәдәни туризм үсеше, татар диаспоралары белән эшләү, милли мәдәниятне үстерү. Яңа вазыйфалар белән бәйле рәвештә, ТР Мәдәният министрлыгы аппаратын 39 кешедән 87 кешегә кадәр җиткерү ниятләнә.

Хәзерге вакытта республиканың башкарма хакимияте органнарында 8700 дәүләт хезмәткәре эшли, аларның 2,5 меңе - үзәк аппарат чиновниклары. А.Кудрявцева хәбәр итүенчә, киләсе атнада ТР Хөкүмәте карарын кабул итү планлаштырыла, аннары дәүләт хезмәткәрләренең саны дүрттән бер өлешкә кимиячәк.