Семипалат Татар иҗтимагый үзәге оешуга 15 ел тулды

Семипалат Татар иҗтимагый үзәге оешуга 15 ел тулды

(Омски, 1 июль, “Татар-информ”, Розалия Сайганова). Казакъстанның Семипалатински шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Татар иҗтимагый үзәгенең 15 еллыгын билгеләп үтте. 13 меңнән артык татар яшәгән бу шәһәрдә иҗтимагый үзәккә нигез салучылар Габделгазиз Әхмәрев, Мәхмүт Әбделкәримов һәм Нөсхатбәк Габдуллин булган.

“15 ел дәверендә эшләнгән эшләр бихисап, авырлыкларга карамыйча, күп эшләр гамәлгә ашырылды, Семипалатта татар рухы сакланып калды, дип горурланып әйтә алабыз”, - ди Габделгазиз абый. Дөрес, Семипалатта татар үзәге оешканчы ук эшләгән милли оешмалар да булган. Әйтик, 1989 елда “Туган тел” оешмасы төзелгән. Бу хакта аның әгъзасы Рәйхангөл ханым Ибраһимова сөйләде. Әлеге оешма каршында шул ук исемдәге ансамбль дә эшли. Аны тынгысыз йөрәкле Хәдичә ханым Садыйкова җитәкли. Коллектив Семипалатта яшәүче милләттәшләребезне һәрдаим яңа концерт программалары белән сөендерә, халкыбызның борынгы җырларын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауда үз өлешен кертә. Шунысы да игътибарга лаек, ансамбльдә яшьләр күп, мәктәп яшендәге балалар да бар. Аның үз династиясе барлыкка килгән дип әйтергә дә мөмкин. Озак еллар коллективның концертларын алып баручы Рәйхангөл ханым Ибраһимованың, мәсәлән, ансамбльгә улы Надир, килене Камилә һәм оныгы Рафаил дә йөри. “Туган тел” оешмасы хәзер дә Татар иҗтимагый үзәге белән кулга-кул тотынып эшли. Иҗтимагый үзәкнең бүгенге рәисе, Семипалат татар сәнгать мәктәбе директоры Габделхак әфәнде Ахунҗанов та милли хәрәкәткә яшьләрне күбрәк җәлеп итү зарур, ди. Ул татар үзәген һәм ансамбльләрне дә яшьләргә тапшырырга ниятли, ә үзе яңа планнарын тормышка ашыру буенча эшләргә җыена.

Татар иҗтимагый үзәге каршында эшләүче “Иртыш моңнары” һәм “Истәлек” ансамбльләренең дә быел 15 еллыгы. Үзәк оешканнан бирле 15 ел давамында Семипалатта Сабан туйлары үткәрелеп килә. Быелгы, 15нче Сабан туеның төп оештыручысы да Татар иҗтимагый үзәге. Гадәттәгечә Сабан туеның төп чыгымнарын иганәчеләр күтәргән. Ләкин монда шәһәр хакимиятенең дә ярдәме аз түгел. Татар иҗтимагый үзәге үткәргән Сабан туена һәм сәнгать фестивале кебек милли чараларга, гадәттә, Семипалат хәкиме Нурлан Омаров әфәнде үзе килә. Хәким юбилей Сабан туена да килгән иде.

Семипалат Сабан туенда Көнчыгыш Казакъстанның татар авылларыннан һәм кайбер шәһәрләреннән күп санлы кунаклар катнашты. Аннан тыш Россиянең Новосибирски, Омски, Барнаул шәһәрләреннән һәм Татарстаннан да кунаклар булды. Һәммәсе Казакъстанда гомер кичерүче милләттәшләренә изге теләкләрен юллады. Алтай төбәгендә яшәүче татарларның сәламен Барнаулдагы казакъ оешмасы вәкиле Хәерҗан Дөсембәков алып килгән иде. Бер уңайдан, ул быел Барнаул шәһәрендә дә Сабан туе үткәрелүен әйтеп узды һәм Алтай татарларының милли-мәдәни мохтәрият төзүләре турында да хәбәр итте.

Татарстан сәламен семипалатлыларга Түбән Кама “Нур” студиясе җитәкчесе Альберт Ибраһимов җиткерде.

Менә шулай татар халкы кайда гына яшәмәсен, мәдәниятен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Тормыш итүдә дә башкаларга үрнәк булырлык. Бу фикерне Сабан туенда катнашкан Семипалат шәһәре хәкиме Нурлан Омаров та ассызыклады.