Иртәгә Казанның янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары "Яшка"ны өченче каттан ташлаячак

Иртәгә Казанның янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары "Яшка"ны өченче каттан ташлаячак

(Казан, 1 июль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Иртәгә Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында "Мираж" кунакханәсендә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәте һәм шәһәрнең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре янгын-тактик өйрәнүләре үтәчәк. Бу турыда бүген ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өйрәнүләр вакытында бинаның беренче катында урнашкан саунада янгын "чыгачак". Янгынга каршы көрәшүчеләр шартлы янгынны сүндерүдән тыш, өйрәнүләр вакытында кешеләрне эвакуацияләү һәм зыян күрүчеләрне коткару буенча тәҗрибәләрен баетачак. Зыян күрүче ролен "Яшка" манекены уйнаячак, аны өченче каттан ташлаячаклар. Өйрәнүләрдә барлыгы 40 тан артык кеше катнашачак, 8 автоцистерна һәм 2 автобаскыч кулланылачак.