Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 741 хокук бозу очрагы ачыкланган

553 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган
(Казан, 1 июнь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 741 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
553 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казанда һәм шәһәр янында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
3 эпизод җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу белән бәйле. 9 очракта хокук бозучыларны җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитар–эпидемиология таләпләрен үтәмәгән, 13 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 59 очракта балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.