ТР ЭЭМ тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 35 җинаять эше ачыкланган

Җинаять эшләрен ачыклау эшләре 18–24 майда барган
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 18–24 майда ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 35 җинаять эше ачыкланган, дип хәбәр итә ТР ЭЭМ матбугат хезмәте.
Узган атнада ТР Эчке эшләр министрлыгы органнары наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 35 җинаять эшен ачыкланган, аларның 9 очрагы – наркотик матдәләр сату һәм 26 очрак – законсыз рәвештә саклау. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең күбесе Казанда (15 факт) һәм Чаллыда (10 очрак) теркәлгән.
21 майда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казандагы гимназияләрнең берсендә белем алучы балигъ булмаган укучыдан 2,02 грамм гашиш алган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы органнары хезмәткәрләре тарафыннан бер атнада үткәрелгән оператив-кисәтү чаралары нәтиҗәсендә законсыз әйләнештән 64 граммнан артык наркотик матдә, шул исәптә 33 грамм героин алынган.
20 майда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче героин сату белән шөгыльләнгән яшелүзәнлене тоткарлаган. Наркотик сатучыдан барлыгы 3 грамм героин алынган.
Узган атнада республика милициясе хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларны транспортта алып чыгу белән бәйле ике очрагын ачыклаган. 21 майда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре Чаллыга кергәндә "ВАЗ-21113" автомашина пассажирыннан 10,05 грамм марихуана алганнар, ул Удмуртия Республикасы гражданины булган.