Бүгеннән поездларда электрон теркәү системасы гамәлгә керде

Әлегә ул сынау рәвешендә “Мәскәү-Санкт-Петербург”, “Мәскәү-Горький” һәм “Мәскәү-Казан” юнәлешләренә йөрүче поезларда файдаланылачак
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Билгеле булганча, Россия тимер юлларында билетларны интернет аша рәсмиләштерү практикасы моннан ике ел элек - 2007 елның маеннан кертелгән иде. Шул чорда ерак араларга баручы поездларга 1,5 млн. пассажир шушы юл белән билет сатып алырга өлгергән.

Электрон билет алу өчен «Россия тимер юллары” җәмгыятенең рәсми сайтына (www.rzd.ru) кереп, сәфәр маршрутын, датасын һәм китү вакытын, поезд номерын һәм урынны сайлау җитә. Заказны раслау белән, урын резервлана. Шуннан соң пассажирның банк картасы реквизитлары кертелеп, билет хакы түләнә. Интернет аша алынган билетны «Россия тимер юллары» системасындагы һәр төрле кассадан уңайлы вакытта барып алырга була иде.

Моннан соң, кассага барып, электрон билетны махсус бланкта алу хаҗәте юк. 1 июньнән билетларны электрон юл белән теркәү гамәлгә керде. Бүгеннән поездга утыру өчен интернет аша чыгарылган электрон билет күчермәсе белән шәхесне раслаучы документны тәкъдим итү җитә. “Россия тимер юллары” җитәкчелеге аңлатуынча, бу пассажирлар уңайлыгы өчен эшләнә. Электрон билет күчермәсе белән генә поездга утыру әлегә 3 юнәлештә сыналачак. Бу хезмәттән беренче булып “Мәскәү-Санкт-Петербург”, “Мәскәү-Горький” һәм “Мәскәү-Казан” маршрутларына йөрүче пассажирлар файдаланачак. Тәҗрибә сентябрь аена кадәр дәвам итә. Уңышлы дип табылганда, электрон теркәү системасы ерак араларга йөрүче барлык поездларда кулланылачак.