Бүген шәһәрнең ЮХИДИ идарәсе Казанда яңа туган балаларга автомобиль бишекләре бүләк итә

1 июньдә Казанның Яңа Савин районында 1нче бала табу йортында яңа туган барлык сабыйларга махсус утыргычлар бүләк ителәчәк
(Казан, 1 июнь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). 1 июньдә Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе “Яңа гомерләрне саклыйк!” дип исемләнгән акция үткәрә.
Акция “Игътибар – балалар!” Бөтенроссия кисәтү операциясенең беренче этабы кысаларында уздырыла. Дәүләт автоинспекциясе чараларны балалар һәм аларның әти–әниләре өчен үткәрергә ниятли.
Мисал өчен, Балаларны яклау көнендә яшь пассажирларның гомерен саклауга юнәлдерелгән яңа акция оештырыла.
1 июньдә Казанның Яңа Савин районында 1нче бала табу йортында яңа туган барлык сабыйларга бишек рәвешендәге махсус утыргычлар бүләк ителәчәк. Казанның дәүләт автоинспекциясендә бу яңа туган сабыйларның иминлеген тәэмин итү белән бергә, ата–аналарда юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә законнарны үтәүгә бәйле стереотиплар тәрбияләргә дә мөмкинлек бирер дип өметләнәләр.