“Ватан” фиркасенең Сембер бүлекчәсе Хәтер көне оештырды

“Ватан” фиркасенең Сембер бүлекчәсе Хәтер көне оештырды

(Ульяновски, 1 июнь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). “Ватан” фиркасенең Сембер бүлекчәсе Сембертауда, бу шәһәрне басып алганда аны яклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алып, Хәтер көне оештырды. Мондый чаралар ел саен майның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Беренче мәртәбә – 1989 елдагы чара Ленин мәйданы янындагы Свердлов исемендәге ял паркында узган иде. Моңа 1988 елда Ульяновски-Сембер каласына “нигез салуның” 340 еллыгына багышланган шау-шулар этәргеч бирде. Рәсми фараз буенча, Сембер каласына 1648 елда воевода Богдан Хитрово буш җирдә нигез салган. Ләкин татар җәмәгатьчелеге мондый фаразны кабул итә алмады. Сембертауда XIV гасырдагы мөселман зираты булуына, руслар салган шәһәр исеменең татарча яңгыравына, теләсә кайда җир асты эшләре барганда төрки әйберләр табылуына ишарә ясап, шул юбилейны ялган икәнен исбатлаулар нәтиҗә бирмәгәч, татар җәмәгатьчелеге альтернатив чара оештыра башлаган иде. Беренче елларда 300-400 кеше җыелган чаклар да булды. Быел исә нибары 30-40 кеше генә катнашты.

Быелгы чараның тагын бер үзенчәлеге – ярымайлы яшел төстәге Ислам дине байрагы җилфердәп тормау. Чөнки җирле хакимияттән бу җыенга рөхсәт алганда байрак турында әйтелмәгән булган, дип кисәттеләр. Шулай итеп, байракны төреп куярга мәҗбүр булдылар.

Чараның эчтәлеге дә тыйнак иде: Семберкаланы саклауда һәлак булган болгар бабаларыбыз рухына ясин чыктылар. Аннары өч мәртәбә тәкбир әйттеләр һәм соңыннан иң борчыган нәрсәләр турында фикер алышу булды.