Теләче районында электр линиясе авариясе урынында сәгать механизмы калдыклары калган

Теләче районында электр линиясе авариясе урынында сәгать механизмы калдыклары калган

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Теләче районының хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан бүген Мәскәү - Уфа юлының 900нче километрында төнге сәгать икедә булган һәлакәт урынында сәгать механизмы калдыклары табылган. Һәлакәт урыныннан ерак түгел, урман буенда көмеш төсендәге матдә эзләр булган таяк табылган. Моның шартлаткыч корылмаларга куя торган алюмин пудра булуы мөмкин. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.