Татарстанда исәптә 35,7 мең чит ил кешесе теркәлгән

Татарстанда исәптә 35,7 мең чит ил кешесе теркәлгән

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанның эчке эшләр органнарында исәптә 35,7 мең чит ил кешесе тора, шул исәптән даими яшәүчеләр - 4250, вакытлыча яшәүчеләр - 3400 һәм вакытлыча килгән чит ил гражданнары - 28100. Бүген ТР ЭЭМда брифингта шундый саннар игълан ителде.

Чит ил кешеләренең күбесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә яши. Татарстандагы чит ил кешеләре арасында Төркия, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Таҗикстан һәм Казакъстан гражданнары бар.