Тәртип бозучы аспирантлары булган галимнәр фәнни җитәкчелектән мәхрүм ителәчәк

Тәртип бозучы аспирантлары булган галимнәр фәнни җитәкчелектән мәхрүм ителәчәк

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Татарстан Фәннәр академиясенең чираттагы Президиум утырышында аспирантлар кабул итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды. Яңа уку елында бер яңалык та булачак. Аспирантлары диссертацияләрен яклау графигына тәкъдим итүне еш бозган ТР ФА институтлары хезмәткәрләре фәнни җитәкчелектән мәхрүм ителәчәк.

Утырышта шулай ук ТРдагы фәннең 2006-2010нчы еллардагы приоритет юнәлешләре турындагы программа турында да сөйләшү булды. Әлеге Программа сан буенча инде өченче булып тора. ТР ФА вице-президенты Шамил Чабдаров аның төзелеше һәм структурасы хакында фикерен җиткерде. Программаның ахыргы проектын Президиумга инде июнь аенда ук тәкъдим итәргә дип карар кылынды. Ай ахырында аны академиклар профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән хәл итеп килешергә тиеш. Президиум утырышында шулай ук ФАнең Химия һәм химик технологияләр һәм Гуманитар бүлекләре академик-сәркатипләре үзләренең бүгенге һәм киләчәктәге эшләре турында сөйләде.

Утырышта ТР ФА Президенты Мансур Хәсәновка «Татарстан республикасы каршындагы казанышлары өчен» дигән орден бирүне сорап Татарстан хакимиятенә мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде.