^Полад Бюль-Бюль углы “Нәүрүз” фестивале спектаклендә Татарстанның әзербәйҗан җәмгыяте вәкилләре белән очраша

^Полад Бюль-Бюль углы “Нәүрүз” фестивале спектаклендә Татарстанның әзербәйҗан җәмгыяте вәкилләре белән очраша
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Бүген Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында әзербәйҗан җәмгыяте вәкилләре төрки халыкларның “Нәүрүз” VIII Халыкара театр фестивале кысаларында “Эшт” Әзербәйҗан дәүләт пантомима театрының “Мәхәббәт” спектакленә җыелачак. Алар Ватаннарында 28 майда билгеләнеп үтә торган Әзербәйҗан Республикасының Бәйсезлек көнен бәйрәм итәчәк. Тантаналарда ТӨРКСОЙның генераль директоры, Әзербәйҗанның мәдәният министры Полад Бюль-Бюль углы җитәкчелегендә мәдәният министрларының Даими советы әгъзалары булачак.