Әлмәт музеенда Балаларны яклау көненә ачылган уенчыклар күргәзмәсендә борынгы курчаклар

Әлмәт музеенда Балаларны яклау көненә ачылган уенчыклар күргәзмәсендә борынгы курчаклар

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеенда Балаларны яклау көненә багышланган «Балачагым уенчыгы» дигән күргәзмә ачылды. Анда Әлмәт районында археологик казынуларда табылган борынгы уенчыклар да бар.

Уенчыкларның тарихы бәлки таш гасырдан ук башланадыр. Иң борынгы уенчыклар Месопотамиянең Сузы шәһәренеке, аларга 3500 ел. Борынгы уенчыклар балчык һәм агачтан эшләнгән булган. Әлмәт районында табылганнарга да 3500, ә яңаракларына — 1000 ел. Археологик казынуларда бәләкәй савыт-саба еш очрый. Күргәзмәдә имәнкискә археологик культурасы (VI-VII) һәм болгар чорларында (X-XI) балчыктан ясалган атлар кызыксыну уята.

XII-XIV гасырларда уенчыкларны шушы һөнәр осталары ясый башлый. Бу чорда шәһәр курчак-уенчыгы барлыкка килә. Ә Россия авылларында бүгенге заманга кадәр диярлек курчакларны чүпрәк, агач, балчык, юкә кабыгы, камыр һәм көлдән ясаганнар.

Музейда «Көн» һәм «Төн» дигән һәм башка курчакларны күрергә мөмкин. Биредә шулай ук юкә кабыгыннан ясалган курчаклар һәм Россиядә танылган матрешкалар коллекциясе дә урын алган. Күргәзмәнең икенче витринасында бүгенге балаларның әти-әниләре уйнап үскән йомшак уенчыклар, пластмасса, тимер һәм агачтан эшләнгән уенчыклар, шулай ук хәзерге заман уенчыклары балалар игътибарына куелган.