Казанның 1000 еллыгы уңаеннан шәһәргә чит ил кунаклары күпләп килә башлады

Казанның 1000 еллыгы уңаеннан шәһәргә чит ил кунаклары күпләп килә башлады

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел республикада шәхси һәм юридик затлар чакыруы буенча чит ил кунакларына Татарстанга килергә 3367 рөхсәт рәсмиләштерелгән, бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 75 процентка артык. Бүген ТР ЭЭМның паспорт-виза идарәсе җитәкчесе Илдар Халитов журналистларга чит ил кунакларының республикага күпләп килүе Казанның 1000 еллыгы белән аңлатыла, - дип хәбәр итте.

Ул быел чит илдән Казанга кунаклар чакыру белән бернинди дә проблема булырга тиеш түгел, дип ышандырды. Бу мәсьәләне хәл итү өчен паспорт-виза идарәсенә теркәүне рәсмиләштерү ихтыяҗы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, хәзер чит ил гражданнарын теркәү өчен паспорт-виза хезмәтендә аерым теркәү пункты ачылды. Ә бәйрәмнәр вакытында кунакларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, кунакханәләрдә теркәү эшләре алып барылачак. Моның өчен паспорт-виза хезмәтенең идарәләре һәм бүлекләре җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итте Илдар Халитов.