^Алексей Надеждин: “Наркомания темасы киләсе сайлауларда яхшы корал була ала”

^Алексей Надеждин: “Наркомания темасы киләсе сайлауларда яхшы корал була ала”

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Россиядә наркомания һәр җирдә һәм киңкүләм таралган рәвеш алды, дип белдерде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган интернет-конференциядә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Милли наркология фәнни үзәгенең балалар наркологиясе бүлеге җитәкчесе Алексей Надеждин. 90нчы еллар уртасында халыкның киң катламына күпләп әлеге афәтне йоктыру һәм аннан соң бераз тотрыклылану чоры узгач, бүген кабат наркомания белән авыру үсеше күзәтелә, диде ул. Ул моны РФ хөкүмәтенең атаклы 231нче санлы карары һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш өлкәсендә актив либераль сәясәт үткәрү нәтиҗәсе, дип исәпли.

“2004 елның 6 маеннан 231нче карарны кабул иткәч, хокук саклау органнары вак наркотик җитештерүчеләр эшчәнлеген туктата алмый торган хәлдә калды. Наркотиклар базарына һәм безнең гражданнарга моның шунда ук йогынтысы булды”, - диде Алексей Надеждин.

“Илдә наркомания үсешенең турыдан-туры булмаган тагын бер мөһим күрсәткече – героин турында сөйләсәк, дозаны артык куллану сәбәпле үлү, - дип исәпли А.Надеждин. – Ә безнең илдә наркоманнарның 90 проценты героинга бәйлелектән җәфа чигә. 2001 елга кадәр үлемнәр саны кимесә, быел территориаль наркология хезмәтләренең күбесе балигъ булмаганнар арасында дозаны артык куллану һәм үлүләр саны күпкә арткан, дип хәбәр итте. Әлеге карар Җинаять кодексындагы үзгәрешләр белән бергә РФдә булган наркосәясәтне һәм наркомания белән авыручылар кимүен күрсәткән саннар белән расланган наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшне юкка чыгарды”.

Алексей Надеждин сүзләренчә, хәзер вәзгыятьнең алга таба үсешен билгеләү катлаулы, чөнки ул күп кенә факторларга бәйле, аерым алганда: хөкүмәтнең 231нче санлы карары үз көченнән чыгарылырмы, наркотикларны контрольдә тоту Федераль хезмәте законнар җыелмасын оптимальләштерә алырмы, ул үз идеологик позициясен саклап калырмы. А.Надеждин фикеренчә, алкоголизм һәм наркомания, гомумән дәүләтнең психоактив матдәләргә мөнәсәбәте темасы киләчәк сайлауларда яхшы корал була ала.