Әгерҗедә җиде йөздән артык гаиләгә азык-төлек җыелмалары биреләчәк

Азык-төлек җыелмалары Әгерҗегә 3 майда киләчәк.

(Әгерҗе, 1 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Дания Абзалиева). Татарстанда мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратыла. Районда мондый җыелма 754 гаиләгә бирелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Аларны ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазифаларын бушлай башкаручы гаиләләргә биреләчәк», — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Шулай ук азык-төлек җыелмаларын коронавирус вазгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары алачак.