Аксубай урманчылыгында «Хәтер бакчасы» утырталар 

Сугышта һәлак булган 350 мең район кешесе истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртылачак.

(Аксубай, 1 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). 2020 елның 29 апрелендә Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.

Әлеге патриотик хәрәкәт 18 мартта башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында бөтен Россия буйлап Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион көрәшче истәлегенә 27 миллион төп агач утырту планлаштырыла. 

Татарстанда акция кысаларында сугышта һәлак булган 350 мең район кешесе истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртылачак. 

Урман хезмәткәрләре яу кырларында башларын салган аксубайлылар хөрмәтенә агачлар утыртуны башлап җибәрделәр. Аксубай участок урманчылыгының 19 нчы кварталы Хәтер паркын төзү мәйданчыгы булып тора. 

«Бу акция без, урман тармагы хезмәткәрләренә, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән якташларыбызны һөнәри бурычыбызны үтәү юлы белән искә алу мөмкинлеге бирә, — дип үз фикерләрен белде Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. — Безнең һәркайсыбызның сугышта якын кешесе, туганы һәлак булган. Минем дә бабам дошманга каршы көрәштә башын салган». 

Хәтер бакчасы территориясе 0,80 гектар мәйдан биләячәк, биредә 3,5 меңгә якын үсенте утыртылачак. Хәтер паркының нигезен асылмалы каен алып торачак. Еллар узгач бу урындагы каенлык сугыш геройлары турындагы истәлекләрне саклаячак.