Уфада Җиңү көнендә Дан аллеясы утыртыла

Мегаполислар арасында бишлеккә Уфадан тыш Мәскәү (171035 тавыш), Санкт- Петербург (99356), Казан (66961), Тула (65844) шәһәрләре кергән.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Уфада Җиңү көнендә Дан аллеясы булдырылачак, анда агачлар утыртыла. Республика халкына мондый мөмкинлек Башкортстан башкаласында Дан аллеясы булдыру өчен актив тавыш бирү нәтиҗәсендә чынбарлыкка аша. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Тавыш бирү өч категория буенча — мегаполис, урта һәм кече шәһәрләр өчен барган. Җиңүчеләр лидерлар бишлегенә чыгарга тиеш булган. Нәтиҗәдә, Уфа бишенче баскычка лаек булган. Аның өчен 64727 кеше тавыш биргән.

Мегаполислар арасында бишлеккә Уфадан тыш Мәскәү (171035 тавыш), Санкт- Петербург ( 99356), Казан (66961), Тула (65844) шәһәрләре кергән.