Мөслимдә күрше Сарман, Актаныш районнарыннан һәвәскәр кулибиннар күргәзмә-бәйгесе үтәчәк

"XX гасыр клубиннары" дип исемләнгән күргәзмә-бәйгене Мөслим районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра.

(Мөслим, 1 май, “Татар-информ”, “Авыл утлары”). 6 май көнне Татарстанның Мөслим районы үзәгендәге лицей ишегалдында "кулибиннарның" районара күргәзмәсе узачак, дип хәбәр итә районның "Авыл утлары" газетасы.

Иван Кулибин - XVIII гасырда яшәгән танылган механик-уйлап табучы. "XX гасыр клубиннары" дип исемләнгән күргәзмә-бәйгедә Мөслим, Сарман, Актаныш районнарыннан һәвәскәр кулибиннар җыелачак һәм үз эшләрен күрсәтәчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә. Күргәзмәне районның Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра.