Мәскәүдә Кызыл мәйданда 1 Май демонстрациясе башланды

Быел акция “Лаеклы хезмәт, хезмәт хакы, тормыш шартлары” лозунгы белән үтә.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Мәскәүдә Кызыл мәйданда профсоюзлар оештырган 1 Май демонстрциясе бара, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Быел акция “Лаеклы хезмәт, хезмәт хакы, тормыш шартлары” лозунгы белән үтә. Тагын бер шигарь – “Терроризм үтеп керә алмас”.

Акциядә Мәскәү профсоюзлары вәкилләре, Мәскәүдә һәм шәһәр тирәсендәге территориядә яшәүче хезмәт кешеләре, ветераннар, студентлар, парламент партияләре вәкилләре катнаша.