Кайбычта сиксән яшьлек Анастасия Журавлевага район башлыгы сыер бүләк иткән

"Район башлыгы өйне ремонтлаганда да төзелеш материаллары белән булышты", - ди, көтмәгәндә яшьлегендә кебек сыер асрый башлаган Анастасия Журавлева.

(Кайбыч, 1 май, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”). Быел гыйнвар аенда булган иде бу сөйләшү, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы. Татарстанның Кайбыч районы Надеж­дино авыл җирлегендә үткән халык җыенында чыгышлар тәмамлангач, район башлыгы, сорауларыгыз бармы дип, халыкка мөрәҗәгать итте. Шунда арткы рәтләрдә утырган өлкән яшьтәге бер апа: “Сыер сатып аласы иде, ярдәм итмәссезме икән, дип гозерен җиткерде. Быел сиксән яшь тулачагын да белгәч, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаҗәп­ләнү-катыш соклану белән: менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, диде.

Морат авылында яшәүче Анастасия Журавлева булып чыкты ул. Сиксәндә түгел, утыз яшьтәгеләр дә терлек асраудан куркып торганда аның сыерлы буласы килүе юкка гына түгел. Безнең барыбызга да таныш булган, беркайчан да тирән мәгънәсен югалтмаучы “Сыйлы көнем сыер белән” дигән әйтемнең хаклыгын үз мисалында яхшы белә ул. Ялгызы гына булса бер хәл, оныгы Светлана, ике оныкчыгы да аның белән бергә яши.

– Авыл җирендә гомер итеп, терлек асрамаган кешеләрне аңламыйм мин. Үзебез гомер буе терлек тоттык. Тормыш иптәшем вафат булганга да унбиш еллап вакыт үтте. Соңгы сигез елда сыерым юк иде. Рәхмәт, Альберт Илгизәрович сүзендә торды, ярдәм итте. Февральдә үк сыер алдык, – диде Анастасия Сергеевна. – Район башлыгы өйне ремонтлаганда да төзелеш материаллары белән булышты. Йортым үзем белән бергә картая, 1962 елда салынган. Янкорма эшләдек, түбәсен алыштыр­дык. Гади авыл кешесенең үтенечен аяк астына салып таптамаганы өчен рәхмәт аңа. Үзем 25 ел фермада савымчы, аннан соң  23 ел ашханәдә пешекче булдым. Балалар үстердек, онык-­оныкчыкларга да бай мин.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина әле шушы көннәрдә генә Надеждино авыл җирлегендә булып, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек асраучыларга каралган ярдәм чаралары турында халыкка бай мәгълүмат бирде. Районда авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Моңа юнәлтелгән программалар да күп, әмма алардан хәбәрдар булмаган кешеләр дә бар. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халыкны бу турыда урыннарга барып таныштыру бурычын куйды. Беренче очрашу Надеждинога билгеләнгән иде.

"2016 елгы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, авыл җирлекләре рейтингында шәхси хуҗалыкларда сыер асрау буенча сезнең авыл җирлеге беренче урында. Ике һәм аннан да күбрәк сыер тотучылар да шактый, бу – мактауга лаек күренеш. Башкалар да алар үрнәгенә кушылсын иде. Дәүләт ярдәм итәм дип торганда, аннан нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк. Районда шәхси хуҗалыкларыннан сөт сатып, гаилә керемен баетучы гаиләләр күп. Мини-ферма төзү өчен хөкүмәт акчалата ярдәм күрсәтә. Таналар, 50 һәм аннан да артыграк кош-корт сатып алучыларга да  тотылган чыгымнарның бер өлешен хөкүмәт кире кайтара.  Андый гаиләләр район җитәкчелеге тарафыннан да яклау таба. Менә берничә ел инде район Сабан туенда шәхси хуҗалыгында өч, аннан да артыграк сыер асраучыларга савым аппаратлары тапшырыла", – диде Эльвира Заһидуллина, халыкны шушы дәүләт программаларында активрак катнашырга чакырып.

Сиксән яшендә дә сыер асраудан иренмәгән Анастасия ападан үрнәк алырга кирәк.

– Үзең сауган сөт – иң тәмлесе, сыйфатлы да. Уңган  хуҗабикәләр сөттән нинди генә продукция әзерләми: катыгын, эремчеген, каймагын, кортын һәм башкасын, – ди ул. – Бозавын үстереп, гаиләңне ит белән тәэмин итәсең. Барысы да үзеңнеке.

Халыкның эшлекле активлыгын үткәрү буенча җыелышлар Кайбыч районының башка авыл җирлекләрендә дә узачак.