Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе республика халкына сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләде.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге бәйрәмнең йөз еллар элек эшчеләрнең үз хокукларын яклауда  бердәмлек көне буларак барлыкка килеп, бүгенге Россия тарихында яңа яңгыраш алуын билгеләп үтә.

“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Барыбыз да яраткан бәйрәмнең мәгънәсе шул ук калды – үзенең сәләте, энергиясе, белеме, һөнәри осталыгы белән күпмилләтле Ватаныбызны ныгытуда үз өлешен кертүче хезмәт кешесенә тирән ихтирам. Күпләребез яшьтән истә калдырган “Тынычлык! Хезмәт! Май!” легендар лозунгы элеккечә үк бүген дә актуаль”, – диелгән котлау текстында.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе республика халкына сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, хезмәт һәм иҗади уңышлар тели.