“Аэрофлот”: Табиблар Бангкок рейсында зыян күрүчеләрнең хәле куркыныч булмавын җиткерә

Хәзергә Россиянең – 15, Таиландның 2 гражданы хастаханәдә. Башкалары, тикшерү уздырылганнан соң, медицина учреждениесеннән чыгарылган.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Бүген Мәскәү - Бангкок рейсы самолеты һава агымында калып, пассажирларга зыян килгәннән соң, Таиланд башкаласы медицина учреждениеләре хәбәр иткәнчә, тормышына куркыныч яный торган имгәнү алган пациентлар теркәлмәгән. Бу хакта “Аэрофлот” Россия авиакомпаниясе рәсми сайты хәбәр итә.

Хәзергә Россиянең – 15, Таиландның 2 гражданы хастаханәдә. Башкалары, тикшерү уздырылганнан соң, медицина учреждениесеннән чыгарылган. Табиблар күзәтүендәге пациентларның бәрелгән урыннары бар, берничә кешенең аяк-кулы сынган. Зыян күрүчеләрнең умыртка баганасы зыян күрү турындагы хәбәрләр расланмаган.

“Аэрофлот” вәкилләре, Россиянең Бангкоктагы консуллыгы хезмәткәрләре белән берлектә, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән, алар белән элемтәдә тора.

“Аэрофлот” вәкиллеге, кирәк дип саналган очракта, трансфер хезмәте өчен түләгән пассажирларның алдан урын алган отельләреннән баш тарту яки анда тукталу вакытын күчерү, билетларын яңарту кебек эшләр белән шөгыльләнә. Әлеге хезмәтләр өчен түләүне “Аэрофлот” авиакомпаниесе үз җаваплылыгына алган.

SU 270 Мәскәү-Бангкок рейсы пассажирларының туганнары өчен “Аэрофлот” элемтә үзәгендә махсус линия эшли. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматны +7-495-664-0000 телефоны буенча алырга мөмкин.