“Аэрофлот” самолетында зыян күрүчеләр турында мәгълүмат билгеле булды

Таиландта Мәскәү – Бангкок авиарейсында зыян күргән 27 кешенең 24е – россияле.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Самолетның “һава чокыры”на эләгүе нәтиҗәсендә Мәскәү - Бангкок авиарейсында 27 кеше зыян күрде, дип хәбәр итә ТАСС, Россиянең Таиландтагы илчелегенең консуллык бүлеге җитәкчесе Владимир Соснов сүзләренә сылтама белән.

Ачыкланган мәгълүмат буенча, хастаханәгә 27 кеше озатылган, аларның 24 е – Россия гражданнары, 3 се таиланд кешесе. Россиялеләрнең 4 се, тиешле ярдәм күрсәтелгәч, медицина учреждениесеннән чыгарылган.

Зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамый, әмма күбесенә операция таләп ителә. Операцияләр ясау дәвам итә.

Россиянең Бангкоктагы дипмисиия телефоны номеры: +66-223-498-24.