1 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Ф.Мөхәммәтшин 1 Май белән котлады, бәйрәм митингы булды, Мәрәтхуҗада Туфанны искә алдылар, педагогик университетта миллилек югалды.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады. / Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе республика халкына сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләде.

Казанда профсоюзларның 1 Май митингы булды. / Татарстанда, Казаннан тыш, 9 митинг: Чаллыда, Әлмәттә, Азнакайда, Баулыда, Буада, Бөгелмәдә, Алабугада, Түбән Камада һәм Менделеевскида оештырылды.

Разил Вәлиев: Мәрәтхуҗага Туфан абыйны сагынып кайттык. / Дәүләт эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин үзенең туган авылындагы йортын татар язучыларының иҗат йорты итеп күрергә теләгән.

Педагогик университетны федераль университетка кушып ялгыштык - Д.Исхаков "ТНВ" каналында. / Педагогик университетның үз мохите бар иде. Анда укучыларның 60 проценты татарлар иде. Хәзер исә бу миллилек югалды, дип саный галим.

“Хәзинә”дә фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган әдәби кичә була. / Әдәби-музыкаль программаны алып баручы Рамил Сарчин - шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән, аның турындагы китап һәм мәкаләләр авторы.

Элвин Грей: Заманча стильдә җырлаучыларның популяр булмавының сәбәбе - аз эшләүдә. / Эстраданың иң популяр җырчыларының берсе фикеренчә, "альтернатив" стильдә яшь җырчыларга аз йоклап, күп эшләү җитми.